
6 нчы көн Марсель Галиев Бәгырь авазы
Җилкенсәк тә, җиңелсәк тә, җигелсәк тә – Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Хан китсә дә, Кан китсә дә, Дан китсә дә – Барыберме сезгә? Безгә Барыберме?! Тиенсәк тә, тилерсәк тә, тибелсәк тә – Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Көн китсә дә, Дин китсә дә, Ден китсә дә – Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Сөелсәк тә, сөрелсәк тә, сибелсәк тә – Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! Җир китсә дә, Ил китсә дә, Тел китсә дә – Барыбермы сезгә? Безгә барыберме?! Учарланып, юашланган учакларның Чал көлендә, бөгәрләнеп, калырбызмы? Ут хәтере гөлтләп сүнсә, су хәтере кала – С у с ү р ә с е н аңлап, сабак алырбызмы? Ходай биргән Милләт дигән таҗны җуеп, Киләчәккә гидай булып барырбызмы?! Барыберме сезгә? Безгә барыберме?! ТАБАРЛАР БЕЗНЕҢ ЭЗЛӘРНЕ Еланнан елау көтмә син, Еланнан елау көтмә; Елатыр елларны йолып, Дөнья тетмәсен тетмә! Уйлар уйла бер утырып Елантау итәгенә. Халкыңның гомер агачы Күрмәде ниләр генә. Текә язмыш маңгаена Күпме әр, күпме яра?! Янә яшәреп, еланнар Иске кабыгын сала. Иске кабыгын сала да Ысылдап урап ала. Эчкә елан йотканнарның Җан күзе салкыная. Аттила оныкларының Учагы сүнеп бара. Үрчи мөгезле еланнар, Кыйтгалар ятка кала. Еланнан елау көтмә син, Еланнан елау көтмә; Бүген җуйган зурлыгыңны Үткәннән өмет итмә! Табарлар безнең эзләрне, Әйтерләр хәйран калып: – Үзе үстергән еланнан Чагылып үлгән халык...
Сылтамалар:
79
0