
Рабит Батулла "ике җүләр
6нчы көн Җүләр» дип әйткәннәренә дә аның исе китми, Сирайның җавабы әзер: — Җүләрләр арасындагы акыллы кешене гел җүләргә санаганнар! Әнә, карагыз, бөтен пәйгамбәрләрне тилегә санаганнар! Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салаллаһу галәйһи вәссәламны да үз халкы башта «җүләр», дигән. Сарташның кече урамындагы бер почмагына бәләкәй генә бер өй поскан. Тыйнак кына, матур өй. Ике тәрәзә — ике күз сагышлы карый. Бу өй дә, мөгаен, үзенең хуҗабикәсенә охшагандыр, ул да нәкъ шулай тыйнак-матурдыр, нәкъ шулай сагышлыдыр-моңлыдыр.
71
0