Рабит Батулла "Ике җүләр"
5нче көн Җүләрләр арасындагы акыллы кешене гел җүләргә санаганнар! Төньяктагы таулар Сарташ авылын салкын җилләрдән ышыклый. Шул тауның уртасында яшьләр уенга җыела торган «өстәл» бар. Чыгып торган өстәл янында мунча кадәрле сары таш калкып тора. Мең еллар тора инде ул сары таш. Шуңа күрә дә бу авылны борынгы бабаларыбыз Сарташ дип атаган, имеш. Сарташ тавыннан бик күп чишмә агып чыга. Киленнәр шул чишмәләрдән чәйлек су ташый торганнар иде.
66
0