6нчы көн. Зәлифә Кашапова. Чәчәкләрдән бал тама.

6нчы көн. Зәлифә Кашапова. Чәчәкләрдән бал тама.

Кунакка кил! Киң Агыйдел тугаенда Тезелгән ак тимерләр. Курай моңнарнын тыңларсың, Кунакка килсәң әгәр. Башкорт балы һәм кымызы Көтә табын түрендә. Кунакчыллык йолалары Яши һәрбер күңелдә. Изге ният ай-кояштай Нур сибә якыннарга. Безнең тормыш агачында Урын юк күң(е)ле тарга. Кан кардәшләр җыелганда, Йөрәктән оча кошлар. Кайгы-шатлык бүлешкәнгә Дөньябыз матур, дуслар!

Тэглар:

96

0