Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"

Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"

6 нче көн. Синдә минем хакым бар Белә, Хафиз белә иде.Җәйләүләрдә бергә азмы төннәр уздырды алар! Миңлекамал үзе турында җәелеп сөйләргә яратмый, бәян иткәне дә ком аша саркыган су тамчылары кадәр генә иде. Хәер, шул тамчылардан күл җыелгандыр инде ул. Яшь дусты Хафизга түгелеп беткәндер инде карчык.Авыл халкына исә саран мәгълүматтан гайре берни эләкмәде:"Морасага мал духтыры җибәргәннәр.... Кыз-катын...Ул урамнан үткәндә, итәк җиленнән тавыклар егылып кала, ди..." Гадәттә, авылда кеше кушаматсыз ярты сәгать тә яшәми. Моңа да "Давыл" дип исем куштылар.

Тэглар:

66

0