![6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рәмзия Габделхакова "Фәрештәң булыр идем…"](/image/n/6682444606a1a2cb0d08db37/1728186661249l1.webp)
6 нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рәмзия Габделхакова "Фәрештәң булыр идем…"
Фәрештәң булыр идем… - Карале, Сөеклем, бу могҗизага! Күрәсеңме, нинди матурлык? Әйттем бит, ак сиреньнәр бакчасы бу дип. Кайсы игелеклесе утырткандыр. Әмма рәхмәт аңа! Чынлап та, кай тарафка баксаң да, ап-ак күбек булып сиреньнәр чәчәк атып утыра. Кояш учында көмеш тамчылар ялтырый. Ишегалдында тоташ яшел келәм. Һәм шул гүзәллек эчендә күгәргән калай түбәсе, каралып, череп беткән такталары белән акаеп, ишелергә торган сәләмә иске йорт тора. Туй күлмәге кигән сирень куаклары төбендә буш шешәләр, саргаеп беткән кәгазьләр, ертык пакетлар ауный... Яхшылык белән начарлык шикеллек гүзәллек белән шыксызлык та гел янәшә икән. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмзияГабделхакова #Фәрештәңбулыр идем… #Хикәя #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
85
0