Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами

Өзелгән чәчәк Рәфкать Кәрами

Болай әллә ни биек булмаса да, Сарман якларының, шушы тирәдә туып үсеп, хәзер ерак җирләрдә яшәүчеләрне, язмышлары төрле якларга алып киткән яшь киленнәрне, ил алдындагы изге бурычларын үтәүче солдат егетләрне сагындырырлык зәңгәр таулары бар. Бу таулар - Уралның итәге. Монда кайчандыр бакыр чыгарганнар дип сөйлиләр. Хәтта берничә урында тау куышы, куышларында күлләре бар дип тә әйтәләр. Менә шушы таулар итәгенә өч урамлы бер авыл утырган. Урамнары киң, туры һәм бер очыннан икенчесенә җиткәнче хәлең бетәрлек озын. Алты почмаклы йортлар, нык ихаталар керәшә оясыдай бер-беренә терәлеп, тыгыз утырганнар.

Тэглар:

132

0