6 нчы көн. Кызым. Алинә Хисамиева.
6 нчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кызым. Бар җиhанны яктыртырлык Дөньям уты- син икән. Зәңгәр күзләреңдә - кояш, Йөзләреңдә нур икән. Бар галәмне җылытырлык Нәни кулларың синең- Бәхетемнең иң олысы, Көләч йөз-кызым минем... Песиләрне сыйпамыйча Китсәң, авырый икән... Чәчәкләрне өзсәң ялгыш, Алар елыйлар икән. Йолдызлар бит күктә филләр, Чәчәкләр ясый икән. Үпкәләсә безгә кояш, Болытка кача икән... Мин бит берни белмәгәнмен, Ничә ел җирдә яшәп... Ярый әле Әни булу Булалган моңа сәбәп. #КөзгеЯфракларКочагында #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АлинәХисамиева #Кызым #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
115
0