Дәһшәтле көз. Рәмис Аймәт

Дәһшәтле көз. Рәмис Аймәт

6 нчы көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Дәһшәтле көз ...Ә Казанда бүген тоташ яңгыр, Иләнә күк шикле иләктән. Үзенекен итә көз барыбер, Һични тормый безнең теләктән. Үзенекен итә дәһшәтле көзе - Уйланылган мең дә бер кәррә. Тынмас яңгырдай, һәрнәрсәсе Җиз иләктән быел үткәрә. Очкан казлары да быел, никтер, Күкне түгел, җанны кочалар. Телиләрме, юкмы, алар барыбер Донбас якларына очалар. Оча казлар... Канат очларыннан Яңгыр түгел, гүя кан тама. Казлар түгел, кыл иләген тотып, Дәһшәтле көз итә тантана... Сәер яңгыр "юа" Казанымның Төсе качкан һәйкәл- потларын, Курку хисе сеңгән диварларын, Ялагайлык сарган йортларын. Пакъ акшарын ялмый чал кирмәннең (Үз сүзен ул соң бер әйтерме?) Ак кәфендәй акшар белән генә Булса иде күмеп хәтерне?! Төти яңгыр... Үзенекен итә... Уйланылган мең дә бер кәррә. Дәһшәтле көз быел үзе ура, Үзе суга, үзе җилгәрә. Баш очында гүя шомга салып Тартылгандай яңгыр ятьмәсе. Киткән казларымның туган якка Кире кайтыр икән күпмесе?.. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РәмисАймәт #Мәңгелексагыш #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #ЛениногорскМарафончылары

101

0