Алтынчы көн ХХIX Дөньякүләм #Әдәбимарафон Фәнис Яруллин "Күңелдә бер теләк"
Һәр көнне без иртән торуга Радио тыңлыйбыз иң элек: Ничек соң дөньялар, тынычмы, Бармы соң илләрдә иминлек? Әнә шул сорауга җавапны Телибез торырга гел белеп: Без тыныч, без көчле, без көләч Илләрдә булганда иминлек. Зарланмый эшлибез эшләрне, Эзләми беркем дә җиңеллек: Иң авыр эшләр дә шатлык ул Илеңдә булганда иминлек. Кайвакыт без тыныч ярышта Куйсак та бирешеп, җиңелеп: Беләбез -- без әле җиңәрбез, Тик булсын илләрдә иминлек. Яшибез гел шулай кояшлы Һәм тыныч көннәргә сөенеп. Һәркемнең күңелендә бер теләк: Иминлек! Иминлек!! Иминлек!!! 434нче бит #Күңелдәбертеләк #ФәнисЯруллин #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш
93
0