Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»

Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»

Үлеп китсәм, Казанны күрмичә каламмы? Зөләйха күзләрен Мортазага төбәде. Ул сәкедә камыт рәтләп утыра. Яшь имән кәүсәсе кебек каты һәм нык, көрән тырнаклы бармаклары агач нигездәге тишеккә шома күн каешны бик оста кертеп җибәрде. Әле генә шәһәрдән кайтты үзе - кулы гел эштә. Ни дисәң дә, әйбәт ир. Үлсәм, ул икенче хатынга барыбер өйләнәчәк. Мортаза канәгатьләнеп тамак кырып куйды: әзер! Камытны үзенең нык, таза муенына киеп карады, ныклыгын тикшерде. Ярым түгәрәкләп бөгеп ясалган агач камыт астыннан муенының юан кан тамырлары бүртеп чыкты. Әйе, мондый ир өйләнер, бик тиз, озакка сузмыйча.

Тэглар:

106

0