
#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Ак каз" бишенче көн
Менә, чиновникларның да төрлесе була. Теге апа безгә карап алды да, бөтен законнарны, кагыйдәләрне бозып, безнен никахны теркәп тә куйды. Шулай итеп, егерме өч яшемдә мин инде өйләнгән кеше идем. Менә кара инде син миндәге җилбәзәклекне, берни уйлап тормыйча эшләүне! Кесәндә акчаң булмасын, бергә торырга фатирың, гаилә корыр өчен бернинди җирлегең, әти-әниең тарафыннан бернинди ярдәмгә юлың булмасын. Ә син алдан-ала никахлашып куй… Хәзер менә уйлыйм, алай да, юләр бул да батыр бул! Әгәр дә шул вакытта Дамираны әнә шулай үземә бәйләп куймаган булсам, минем аны мәңгегә югалтуым бик ихтимал иде. Аны авыл егетләреннән кем дә булса үзенә каратмый калмый иде...87 нче бит #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44
102
0