Гомәр Бәширов " Җидегән чишмә" романы

Гомәр Бәширов " Җидегән чишмә" романы

5 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Аннары өстендәге зур урманы, бөтен Ык буена хакимлек иткән биек һәм зур гәүдәсе белән бер тау күренде. Гайнан чыбыгын шул тау ягына сузды: - Алыптау әнә шул була инде. Әгәр хыялыңа бераз канат җәяргә ирек бирсәң, аны утырган килеш йокыга киткән баһадир итеп күрәсең. Ул, аркасын төньякка биреп, гигант кулларын тезенә куйган да башын аз гына ия төшкән. Ә баш түбәсенә урман үскән. Чал Уралның үзе кебек үк, аның дала кырыенда утырып калган бу улы да күңелләрдә бөеклек, мәңгелек, горурлык тойгылары уята иде. Камил карый-карый барды да сокланып башын чайкап торды. - Алай. Табигать бер җилкәсен селкетеп куюга, менә сиңа тау! - Кайчан селкетте икән җилкәсен? - Күпме булыр икән? Өч йөз, дүрт йөз миллион еллар электер, ихтимал, тауларны тауларга орып, Урал тауларын өйгән дәвердәдер. Тау итәгенә барып җиткәч, өстәрәк сирәк агачлар арасыннан күренгән яшел, зәңгәр, шәмәхә умарталарна ишарәләп, Гайнан: - Минһаҗ абзый патшалыгы, - диде. 45 нче бит.

Тэглар:

140

0