Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 5 нче көн "Йолдыз яңгыры" Сулышын көчкә алып, Кәрим кергән, һай, чабып − Бабай, әйдә, тор әле! Йолдызларны коткарырга Берәр әмәл кор әле. Әнә тәрәздән кара − Йолдыз яңгыры ява. Тизрәк бул инде, тизрәк, Бик ашыгырга кирәк! Әнә күкнең бер читендә Йолдызлар калган сирәк. Йолдызларны җыярга Зур-зур чиләкләр кирәк Яисә олы иләк. Үсеп җиткәч зур булып, Очып күккә менәрмен, Коелган йолдызларны Нәни ыргаклар белән Янә күккә эләрмен. Йолдызга тулыр күкләр, Сөенерләр бик күпләр. 8-9 нчы битләр #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина

Тэглар:

80

0