Бер тамчы ярату

Бер тамчы ярату

-Мә, бу сиңа аяк хакы, тиз генә дуңгызны урыска сатып кайт. Исәрнең күзләре шакмакларды. - Сәмәрияттәй үлсен башта, апай!Ату таяк белән маңгаемны тишәр, әшәке ул. Начтенә авылда соңгы нәселле чучка дия, аны сакларга, дия Сәмәрияттәй. "Кызым" да дия. - Мин куштым диярсең, акыллым. "Мин кушты", янәсе. Кеше малына, кеше йортына хуҗа булды менә. Кеше йорты шул, кеше йорты... Юк, Габдерәхим йорты! Караватта аның әнисе ыңгырашып ята. Габдерәхимне тапкан-баккан ана ла ул.Ниндидер билгесез кызгану-җәлләү хисе йөрәкне чемердәтте. ишектән укшытып тынчу һава суырылып чыга, Рабига ачылмалы тәрәзәләрне дә каерып ачты. Аннан беркавым ишегалдында таптанып-уйланып торды.

Тэглар:

74

0