Имән төбендә кырмыска оясы

Имән төбендә кырмыска оясы

Ярый әле җәй иде. Әз-мәз котылу бар иде. Ә кыш җитсә? Тар бүлмәдә шул таракан белән ничек сыешыр икән? Юк, анда хәтле Булат бер-бер хәл кылыр. Кайтмаса да, намусы уянып, җан дустына урланган акчаның яртысын бирер. Аннан Минсараны иреккә җәбәрерләр. Ул бит Булатсыз утыз ике ел гомер чиккән хатын. Тагын элеккечә, рәсемнәре белән ялгыз гына яшәр. "Ялгыз..." Бу уйдан җан бозланып өши... Булатны очратканга кадәрге гомер лә ул утыз ике ел! Егет белән танышып, бәхетнең тәмен, мәхәббәтнең кайнарлыгын татыганнан соң ялгызлык тәмуг газапларына әйләнмәс микән?! Капка тбендә сул кулы белән биленә таянган Гөлмия көнбагыш чиртә иде.

Тэглар:

139

0