Зифа Кадырова -Сагынырсың - мин булмам
- Соң китердегез шул, хәле бик авыр. - Аны коткарырлармы? - диде Байрас хәле бетеп. Шәфкать туташы җилкәсен генә җыерды. - Алар мөмкин булганын эшлиләр, - дип, ул Сөмбелнең киемнәрен Байраска сузды. Йә Ходаем, үзең ярдәмеңнән ташлама. Без бит барыбыз да аны бик яратабыз, - дип, Ходайга ялварды. Билгесезлек аның җанын телгәләде, бераз шулай утыргач, абыйсына хәбәр итәргә кирәклеге исенә төште. Ул машинаны югары тизлек белән тулай торакка куды.
62
0