Равил Рахмани "Сөюемне саклап киләм"
5 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Равил Рахмани "Сөюемне саклап киләм!" Синсез узган сәгатьләрем Авыр йөк кебек баса. Бөгелә-сыгыла атлап чыгам Йокысыз төннәр аша. *** Сине күргән минутларым Якты бер төш ләбаса; Җилпенеп мин очып үтәм Атналар, еллар аша. *** Барча уйларымның очы Сиңа барып тоташа. Бутап көн-төн, яз-көзләрне, Йөгерәм җәй, кыш аша... *** Бата-чума, бәрелә-сугыла, Язмыштан кача-кача, Сөюемне саклап киләм Ярты гомерем аша! Казан утлары √5/2024, 73 нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Сөюемнесаклапкиләм #РавилРахмани #шигырь #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
68
0