
Гүзәлия Исламова "Туган як"
5нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Кем сагынмый үзенең туган ягын , Я , әйтегез , бармы андыйлар ? Туган якта гына бит ул Серле итеп Ак каеннар моңсу шаулыйлар. Туган якта гына таңнар алсу , Кошлары да үзгә сайрыйлар. Туган якның хаттә җиле җылы Назлап , җайлап кына Башларыңнан синең сыйпыйлар. Анда кала синең балачагың , Яшьлек кала ягып учагын. Әткэң , әнкәң кала яшен сөртеп - Кайчан кайтсаң да син Каршылыйлар җәеп кочагын. Туган якның аның җанга якын Һәр авазы , сулыш алуы. Анда кояш ныграк якты , җылы , Башкачарак кебек Офыгында кояш батуы... Кем сагынмый узенең туган ягын , Я , әйтегез , бармы андыйлар ?.. Хаттә кошлар кайта язларында Алар да бит Туган якның кадерен аңлыйлар . #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГүзәлияИсламова #Туганяк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
90
0