5 нче көн. Бикләндем. Алинә Хисамиева
5 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Бикләндем. Бикләндем мин, китеп дөньясыннан, Пардәлернең элдем карасын. Офыкларны күзәтмим дә бүген, Эзләсеннәр йөдәп карашым. Күңел ишегемнән берәүне дә Кунак итеп кертмим бүгенгә. Айкап йөрәгемне, кергәннәре Басып торыр тупса төбемдә. Алдым елмаюны иренемнән, Богауларга әзер йозагым. Күз яшьләрем яшермәслек түгел, Аңа да бар күңел тозагым. Үз юлымнан бер дә адашмаслык, Бикләнмәслек кеше идем мин. Нигә, Дөньям, күчәреңнән hәрчак Этеп төшерергә әзер син?! #КөзгеЯфракларКочагында #ТатарстанЯзучыларБерлеге #АлинәХисамиева #Бикләндем #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
101
0