
5 нче көн. Әдәбимарафон2024
Укытучысыз кеше булмый Укытучысыз кеше булмый, Ул - һава кебек кирәк. Укытучың булмаганда Тибүдән туктый йөрәк. Фикерләүдән туктый башың, Күзеңдә сүнә нурлар. Тормышта туктап каласың, Өзелә барыр юллар. Укытучысыз яшәп булмый, Теләгем сезгә шушы: Максатка юл күрсәтердәй Табылсын укытучы! Раил Гатауллин.
106
0