Остаз

Остаз

Кулыннан тотып, шәкертен ул шигъри матурлык иленә алып керде. - Төнлә атылган йолдызны һәркем күрә ала, ә менә син көндезге күктән өзелгән йолдыз тавышын ишетергә өйрән, - дияргә ярата иде ул. Ә бер көнне... - Хәзер инде минем сиңа кирәгем калмады. Синең үз кыйблаң, - дип шәкертенә фатиха бирде. Учак янында алар төне буе утырдылар. Остаз саргаеп беткән китапларын, кулъязмаларын берәм- берәм утка ташлый торды. 73 нче бит

Тэглар:

74

0