
5нче көн. Зәлифә Кашапова. Чәчәкләрдән бал тама.
Сандугачлы илкәем Сандугачлар кунып . сайрый Базының талларына. Илешкәем, һич үкенмим Мин синдә калганыма. Йөрәгемдә оя корды Ак каенлы Илешем. Туган туфрак сутын бирә, Шуңа уңа бар эшем. Безнең якта тугайлар киң, Чәчәкләрдән бал тама. Зифа сынлы ак каеннар Күңелгә моң-хис сала. Җилләр җанга шифа өрә, Җырлый көмеш . чишмәләр. Уңган кызлар монда кала, Кунакка дип килсәләр. Алтын башаклар . шаулашкан Бәрәкәтле җиркәем, Сандугачлы илкәем син,- Әй, гүзәл Илешкәем!
99
0