
Нәбирә Гыйматдинова "Синдә минем хакым бар"
5 нче көн. Синдә минем хакым бар Болай итеп, сүзен ике иҗеккә бүлеп, Давыл гына эндәшә иде.Гүя егет исемсез зат.Хәер, бер мәртәбә "Хафиз" диде Ул чакта үз исеме үзенә ошамаган иде Хафизның, чөнки карчык аны ачу белән әйтте.Тавышында тимер чыңнары чыңлатып! Кара, монысы да каләм белән йөрәккә язылган төсле.Язылмый ни! Бөтен язмышын бутап-болгатып ташлаган көн иде бит.Әй, узган эшкә салават! "Хатын-кыз шикелле вакланып, хәтереңдә казынма инде син, туган! Хәтер дигәннән, үгез мөгезеннән әҗәлеңне табасы малай идең син. Монысын да гамәл дәфтәреннән сызасыңмы? Бик җиңел котыласың икән, Хафиз".
Сылтамалар:
73
0