Ике язмыш

Ике язмыш

Әдәби марафонның 4 нче көне Сәлимә (таягы белән каенга янап). Ух, сине! Күпме газапларга була мине, я! Сугыш вакытында балта белән сине утынга чабарга төшкән өченме? Тимәдем бит мин сиңа. Хәер, ул вакытта әллә тигән дә булыр идем, иске буш өемне җылытырга утын бик кирәк иде. Теге...теге... (Таягы белән төртеп күрсәтә) Разия кулымнан тотып калды бит. Бакча башында бердәнбер каеның, янәсе. Авыр чакларыңда сыеныр кешең булмаса, шушы каенга сыенырсың, имеш. (Каенга сөялә). Әйе, ул чакта Разия белән ахирәтләр идек әле. Ә авыр чаклар бихисап булды инде ул.Яныңа төшеп, сине кочаклап елаган чаклар да аз булмады (Пауза. Каенга таба борыла) Сөйләдең ни сиңа, сөйләмәдең ни?! Менә шулай, барысына да риза булып, башыңны чайкыйсың инде. Нәрсә әйткәнеңне генә белеп булмый. Шул ягың әйбәт. Сиңа сөйләгән сер – сер булып кала, беркая да таралмый. 176 нчы бит

Тэглар:

69

1