
Ф.Яруллин " Иң гүзәл кеше икәнсез"
Килгән чакта башка авырлык, Җитми калса көч йә сабырлык, Сиздермичә ярдәм иткәнсез – Сез иң күркәм кеше икәнсез. Балаларның теле — кыңгырау, Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Барысына да җавап биргәнсез – Сез иң галим кеше икәнсез. Укып чыгып, дөнья тануны, Бәхетебезне эзләп табуны Зур ышаныч белән көткәнсез – Сез иң сабыр кеше икәнсез. Мактагансыз тиеш урында, Яклагансыз тиеш урында. Күңелебезгә ак нур сипкәнсез – Сез иң гадел кеше икәнсез!
96
0