Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"

Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"

Бөлгенлеккә төшкән колхоз таркалгач, халык сарыклар төсле миңгерәүләнде. Бер яктан авыл советы рәисе Мирсәлим пай җирләрен сатмагыз дип үгетләсә, икенче яктан хәйләкәр Лотфулла, озын телле акчалар вәгъдә итеп, карт-корының нәфсен кыздыра иде. Рәисләрнең кайсысын тыңларга да белмәгән халыкның уңга-сулга борыла-борыла муены кәкрәйде. Ниһаять, авыл кыл урталай бүленде: «Мирсәлимнеке дөрес» диючеләр пай кәгазен сандык төбенә яшерсә, «Лотфулланыкы дөресрәк»ләр, зур акчага өметләнеп, үз өлешен яңа байга илтеп тоттырды. Тик Лотфулла кулыннан саран тиеннәр генә тамды. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #НәбирәГыйматдинова #Күкчәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #МиллионТатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

102

0