
5 нче көн Рифә Рахман "Татар кызы"
Авылда Зәмниханы сораучылар булмады түгел, булды, тик ул һәркайсын кире кага торды. Әтиләре үзләре дә баштарак алдан сүз куешмый гына килгән яучыларны боргалады. Яше өченче дистәгә чыкканда да, утырып калыр дип шикләнмәде, беркемгә, бернигә мәжбүриләмәде. «Кызың картая бит», «Нинди картаю! Егермене узуга картая башласа, егерме биштә инде сазапмы-сазар иде алар», дип җавап кайтара иде. Зәмниха, килгән яучыларга исе китмичә генә, әти-әнисе йортында рәхәтлек кичереп яши бирде.
Сылтамалар:
105
0