5нче көн. Нури Арсланов. Халык.
Халык. Әгәр дә син булсаң алтын балык, Сиңа хәят биргән дәръя - халык. Мәйданнарда җиңсәң батыр калып, Таянычың-табышың, шиксез, халык. Күтәрелсәң зур дәрәҗә алып, Баскыч булып баскан ла шул халык. Бәйгеләргә чыксаң ат атланып, Иярләгән, томар таккан халык. Бәхет килсә бусагаңны табып, Юл күрсәткән аңа да шул халык. Халкым диеп яшәүчегә янып Үзе ялкын бирә изге халык. Сөеп баккан әнкәң-әткәң дә шул, Телең ачкан, кеше иткән дә шул. Шушы телдә горур исем алып, Милләтеңне аныклаган халык. Һич онытма, кардәш, шул телеңне, Исеңдә тот һәрдәм кемлегеңне!
108
0