Карлыгач

Карлыгач

5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Карлыгач Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын Оя итте минем сөйгән Карлыгачым. Ул көн буе аузы берлән балчык ташый, Балчык берлән матур итеп оя ясый. Күп эшләде иренмичә; бара-бара Чыгарды ул матур-матур балалар да. Ачыксалар Карлыгачның балалары, Чебен-черки тотып кайта аналары. Карлыгачым ямьсез озын кара төндә Каты йоклый оясында, алмый тын да. Бер канатының астына тыга башын, Уянмый ул,— бөтен кеше тавышлансын. Күк күкрәсен, ялтыр-йолтыр килсен яшен, Төн буена нинди каты җил исмәсен,— Ни булса да, бары да бер аның өчен, — Уянмый ул, селкетми дә борын очын. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГабдуллаТукай #Карлыгач #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

71

0