Мәхәббәт
5 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 МӘХӘББӘТ Яндырдың син, сөю... Ләкин, рәхмәт, Ваклыкларны азмы яндырдың! Яндырдың да хиснең хәерсезен, Кадерлесен исән калдырдың. Аралап, син шулай мәхәббәтең Бөеклеген исән калдырдың. Рәхмәт сиңа, безне җайсызлыктан, Ямьсезлектән йолган мәхәббәт. Рәхмәт сиңа, җанны ваклыклардан Аралаган өчен, мең рәхмәт! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ХәсәнТуфан #Мәхәббәт #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
89
0