Бер тамчы ярату

Бер тамчы ярату

Габдерәхим авылда юк... Ә нигә Рабиганың йөрәге сикерә икән? Бу исәр егет такылдыймыни, Габдерәхим үз йортында, Габдерәхим кайткан! Тикмәгә генә төшләрендә "Мин сине Көмеш Ярда көтәм" дип хәбәр салмый бит инде! Хатын адымнарын кызулатты, аның артыннан, үкчәсе белән биргә тибә-тибә, әзмәвер чапты. Икәүләшеп тәбәнәк җилкапкага төртелделәр. - Габдерәх-и-им! - Рабига аяк очларына басып кычкырды. - Габдерәх-и-им! Тавышы көчсез, калтырый иде. - Вәйт җүләр апай, вәйт җүләр. - Егет бармагы белән чигәсен боргычлады. - Сәмирияттәйдә андаен абзый кеше яшәми, дим. Ул чынлап та җүләр иде. Аңа каршы беркемдә ишектән атылып чыкмады. Чирәмсез ишегалдында симез генә дуңгыз кояшта сыртын кыздыра иде...

Тэглар:

78

0