Ә куңелләр һаманда көтә.   Айшанур

Ә куңелләр һаманда көтә. Айшанур

Күптән инде сине күргәнем юк, Әллә нишләп тора күңелләр. Хәлләремне бер дә белешмисең, Күңелеңдә әллә бүтәннәр? Хатларыма соңгы вакытларда Ни өчендер җавап бирмисең. Әллә инде вакыт җитеп бетми, Әллә сөйләшергә теләмисең. Сүзләреңне килә ишетәсем, Күзләреңне килә күрәсем. Сине ничек яратуымны Үзең дә бит яхшы беләсең. Күптән инде сине күргәнем юк, Ә күңелләр һаман да көтә. Ерактагы якты йолдыз булып Яшисең син минем күңелемдә.

Тэглар:

120

0