Әдәби марафон 2024
📚 XXIX #әдәбимарафон 🍂 💫4 нче көн Күңелем язлары Рәхмәт әйтеп, риза булсак, Кышын яуган кар-буранга, Ак хыяллар чынга ашар, Бәхет түгел язда гына. Бәхет килер...Уят бары Күңелдәге язларыңны. Якты нурларга күмәрсең Алга барыр юлларыңны. Якты уйлы иртәләрең Күбрәк булыр тормышыңда. Яз назларын бүләк итәр Елның һәр фасылы да! #НаиләГаффарова #НурлыХәятем #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком
164
0