
Вакыт җитми. Айшанур
Әллә нәрсә булды әле. Вакытны җиткерә алмыйм. Әллә инде эшем бик күп, Үзем берни аңламыйм. Таң ата да кич җитә, Сизмичә дә каламын. Әле генә эштә идем, Инде эштән кайтамын. Өйдә сине көтеп тора, Бик күп вак-төяк эшләр. Аларны эшләп бетергәнче, Инде кичләр дә җитәр. Кайвакытта бер минут Вакыт калмый үзеңә. Иркенләп уйларга чумып, Хисләргә бирелергә.
Сылтамалар:
92
0