4 нче көн. Гүзәл Яхина «Зөләйха күзләрен ача»
Ә берни дә булдыра алмыйсың: ни суга, ни үтерә, ни ярата белмисең. Синең явызлыгың, зәһәрең бик тирәндә ята, инде уянмас та; явызлыктан башка нинди тормыш ди? Юк, син беркайчан да кешечә яши алмаячаксың. Үзең дә бит син тавык, җебегән тавык... Тормышың да синең тавыкныкы кебек, - дип дәвам итте Убырлы, рәхәт- ләззәт белән сулу алып, стенага терәлеп утырды. - Минем тормыш менә дигән булды. Инде сукрайсам да, чукраклансам да , һаман яшим бит, миңа ошый болай яшәвем. Ә син яшәмисең , яши дә белмисең. Шуңа күрә сине кызганасы да килми, җәлләмим дә.
60
0