
Гомәр Бәширов. "Җидегән чишмә".
4 нче көн. #дөньякүләмәдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рәмзи чокырга куркынып күз атты да кинәт ашыга башлады. - Тайыйк моннан тизрәк! - диде. Чәбәләнеп беткән куаклар, билгә җиткән үлән сабакларын ерып бара торгач, алда ниндидер яктылык күреп , Рәмзи кычкырып җибәрде: - Ур-ра! Яңа җир ачтык! Күрмәгән- белмәгән җир! Тылсымлы дөнья!.. Алан кырыена барып чыккач, кояш яктысының муллыгына, , табигатьнең матурлыгына сокланып карап тордылар. Аланны әйләндереп алган юкә, усак, карама, тирәк агачлары, зелпе, балан, чикләвек куаклары, сабан туенда түгәрәк уенга җыелган кызлардай, төрле матур төсләргә бизәнгәннәр: юкә яфраклары яшькелт- сары булган, усак баштанаяк куе чия төсенә кергән, зелпе куагы, һәммәсеннән дә уздырып, вак кына яфракларын алсу төскә буяган иде. Куаклар арасыннан Рәмзи тавышы ишетелде: - Менә кайда аның иң тәмлесе! Бал гына!.. Рәмзинең авыз кырыйлары, бармаклары җиләк-җимеш сүленә буялган, чалбар балаклары юешләнеп, шәлперәеп төшкән. Ул инде бирегә ник килүләрен дә оныткан иде.
130
0