Син әле дә матур

Син әле дә матур

СИН ӘЛЕ ДӘ МАТУР… “Яшь чагымда мин дә матур Булганмын икән!” – дисең. Шулай булырга тиеш ул – Юкка китмәсен исең. Син әле дә бик матур бит – Елмаеп кал, көлеп кал! Бу көннәрең кире кайтмас – Кадереңне белеп кал! Алтмышта да әйтәчәксең: ”Бигрәк сулганмын икән… Мин әле илле яшьтә дә Матур булганмын икән!”

Тэглар:

70

0