4 нче көн. #Әдәбимарафон Вазыйх Фатыйхов “Тормыш арбасы”
Күпме еллар әни белән Тартып бактым «уфалла». Искә төште балачагым, Хәлем китте, Иа Аллам! Көч җитмәгәч, җиргә ябышып тарттык, Сынып очты тәртә башлары. Йөкләр белән бергә чүмәкләндек, Безнең тормыш шулай башланды. Чәчелеп китте кайчак тәгәрмәчләр, Язмыш белән узыш барганда. Җир сыгылды кайчак, арба түзде, «Бәхет йөге»н китереп салганда. Үрсәләнә күңел, искә төшкәч үткән Арбаларда кунган, яшәгән. Бер карашка агач арба гына, Бактың исә, безне яшәткән. Заман аты булган үз чорында, Яшәү чыганагы күпләрнең. Тормышымда изге бер баскыч син Арба белән бәйле үткәнем. Тарттык сине газап-шатлык аша, Тез чүкмичә язмыш каршында. Сынауларны үтеп арбаларда, Без өйрәндек тормыш башларга. … Йөкләр башка бүген, арба бүтән, Тәртәләр дә сынмый күптәннән! Кайтып киләм, тузанлы юл ярып, Арбам сәлам бирә үткәннән... 23 нче бит #ВазыйхФатыйхов #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ИделПресснәшрияты #Таттелеком #44
75
0