4 нче көн. Тукай көне. Алинә Хисамиева.
4 нче көн. Тукай көне. Алинә Хисамиева. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Шигъриятнең туган көне бүген, Татар илен моңлы иткән көн. Урын табалмыйча йөдәгендә, Кыйблабыздан нурлар иңгән көн! Әче җилләр күпме иссәләр дә, Кисә алмас милләт тамырын. Шигърияткә сусап, күпме җаннар Табып килә әнә үз юлын. Сандугач та, шаккатырып барын, Бүген безнең телдә сөйләшә, Өзелеп - өзелеп милләт көен көйли, Саф җаннарга шигырь өләшә. Бишек җыры белән сеңеп калган Анам теле - җанда минем дә. Сүнәр кебек булса соңгы утым, Шәм кабыза боек күңелдә. Гамьсез шауда түгел, татар теле Дәвер рәнҗүләрен йоткан тел. Киткән юллардан да кире кайтыр, Мең йөрәккә ачкыч табар тел! #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
Сылтамалар:
100
0