Дилә Булгакова "Раббым Аллам"

Дилә Булгакова "Раббым Аллам"

4 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Шөкер кылыплар куанам, рәхмәтлемен, Дүрт саным да төгәл, хозурыңда калам. Гөнаһлардан азат түгел Синең балаң, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам. Йорт-курамны җыештырам атна кичен, Пакьләнәмен, изге көнем – җомга өчен. Аша күккә мәчетләрдә моңлы азан, Намазларны кабул итче, Раббым Аллам. Ятимнәрнең күңелен күрәм, хәер бирәм, Кабул итче савабыма, Раббым Аллам. Мин сайлаган юлдан китсен иде алар, Ярлыка син, ярлыкаучы Раббым Аллам. Алда ниләр көтә икән, Раббым Аллам, Изгелекләр кылам, колың булып калам. Калебемдә сөенеч зур – мин мөселман, Ярдәмеңнән мәхрүм итмә, Раббым Аллам! #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ДиләБулгакова #РаббымАллам #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

70

0