4нче көн. #Әдәбимарафон2024 #Әдәбимарафон

4нче көн. #Әдәбимарафон2024 #Әдәбимарафон

Рәзил Вәлиев. КӨЗ ОФЫГЫ Көз әле алтынсу биләүдә – Мин инде җәйләрне сагынам. Сагышның мәйданы киңәя, Офыклар киңәйгән чагында. Соңгы кат сөенеп калыйм дип, Каеннар таң белән торганнар. Күңелгә көз моңын иңдереп, Каңгылдый һавада торналар. Яңгырый хушлашу авазы Күкләрдән, таулардан – бар яктан; ...Йөрәгең өзелер бер мәлдә, Агачтан өзелгән яфрактай. Тик һаман кошларга ияреп Талпына күңелем югары. Бәхетнең үзенә илтә күк Күктәге кошларның юллары.

Тэглар:

61

0