Алинә Хисамиева "Бәхет"
4 нче көн. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Алинә Хисамиева "Бәхет" Бик зур бәхет нәниеңне Бу дөньяга тудыру. Тәүге тапкыр кысып-кысып Кочагыңа сыйдыру. *** Тәпи киткән мизгелендә Кечкенә кулын тоту. Егылмасын берүк, диеп, Гомер буе бан ату. *** Ул йөргәндә, янәшәдән Атлап бару һәрвакыт. Хәреф, дөнья таныту да Шулкадәр рәхәт вакыт. *** "Әни!" — диеп кайтып керсә, Тез-аягын канатып, Йөрәк куышына сыймый, Дөп-дөп тибә кайгырып. *** Мактасалар "сәләтле" дип, Нәниеңне гел читләр, Күңел канатларын җәеп, Күкләргә очып менә. *** Бик зур бәхет үзеңнән соң Эз калдыру дөньяда. Нарасыем сөеп карый — Бөтен кайгым югала! Мәйдан √9/2024, 79 нчы бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #Бәхет #АлинәХисамиева #шигырь #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
52
0