
Гүзәл Ситдикова "Укытучы"
4нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Дәрес тәмам, тагы кыңгырау, тагы дәрес Менә шулай көннәр, айлар, еллар үтә. Сабыйларның чиста, якты, саф күңеле Укытучым, синнән бары аңлау көтә. Балаларның ак кәгазьдәй пакъ күңеле Язылмаган,буялмаган дәфтәр килеш. Аңа ниләр язылуы, сызылуы Әй, укытучым, синең җимеш. Язмалары чиста, матур, тигез булсын Пычратмасын дәфтәрләрне язмыш җиле. Хаталарны вакытында төзәтергә Өлгерә алсак, кителмәс лә бала күңеле. Елгыр да син, укытучым, җитез дә син Заманадан калышмаска йөгерәсең. Мең дә бер сорауга җавап табып, Һәр балага сеңдерергә өлгерәсең. Әй, мөгаллим, хезмәтеңә килә минем Рәхмәт әйтеп, баш иясем. Белмәгәнең юктыр синең бу дөньяда Горур йөрсен киләчәктә синең исем. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ГүзәлСитдикова #Укытучы #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
56
0