Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

Равилә Шәйдуллина "Алмагач дәресе" Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен шигырьләр җыентыгы

📚 XXIX #әдәбимарафон Раян Равзутдинов, 5 яшь 4 нче көн "Урланган ай" Тыны бетеп, урамнан Йөгереп керде Солтан Әллә янгын чыкканмы? Качканмы малай уттан? Коты чыккан бу малай Тиз уятты бабайны: -Әйдә, урамга чыгыйк, Икәү коткарыйк айны! Күрше егете Хәсән Карак икән, хөрәсән, Айга очып китмәкче Бер кырыен китмәкче, Югары оч кызына Айны бүләк итмәкче. Айның инде болай да Чиреге генә калган: Ахрысы, кичләр җиткәч, Хәсән кебек караклар Ул айга менеп җитеп, Алганнар китеп-китеп, Югары оч кызларына Биргәннәр бүләк итеп…6нчы бит #әдәбимарафон2024 #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татартеле #китап #Белемрадиосы #Таттелеком #РавиләШәйдуллина

Тэглар:

57

0