#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Ак каз" дүртенче көн

#Әдәбимарафон Радик Фәизов "Ак каз" дүртенче көн

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Хәзер исә, күрәсез, безнең буын алдына куелган һәм безнең зур күпчелегебез ихлас күңеленнән изге дип санаган максатлар бөтенләй үзгәрде, юкка чыкты, без күтәреп йөргән идеяләр чәлпәрәмә килде. Бу бит әле сәясәт үзгәрде, дигән сүз генә түгел, бу бит бөтен бер буынның чын мәгънәсендәге фаҗигасе дә. Әлеге фаҗига ул, әлбәттә, үзеннән-үзе генә килмәде. Аны тудырган сәбәпләр булды. Нәкъ менә кешеләр, аеруча җитәкче-коммунистлар китереп тудырган сәбәпләр. Газетадан уҡыдым: социализмның җиңелүенә кеше рухының, кеше интеллектының, ягъни шәхесенең түбән дәрәҗәдә торуы сәбәпче булды, ди бер акыл иясе, Менә бит ул ничек! 53нче бит #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #татартеле #әдәбият #үзүсеш #44

Тэглар:

81

0