4 нче көн Зифа Кадырова "Язмыш сынавы"
Менә бит тормыш, бер кичтә бер караш аны әсир итте, мәхәббәт юк диген син. Көтмәгәндә туган беренче гыйшык хисен, чандыр гына, җитлегеп кенә килгән яшүсмер Әлфиясен күңел түрендә иң изге хисләр, иң олы өметләр белән ике ел саклады Таһир. Төн буе атласа да, аның белән очрашу хыяллары егеткә егылырга бирмәде, таң атып, беренче әтәчләр кычкырганда, Сарманга кайтып керде. Урам әле тып-тын иде, бөтен кешенең иң тәмле йокы сәгате.
Сылтамалар:
75
0