4нче көн. Ләйнә Ильясова. Чәчәкле сөт.
Балалар сөйләшә -Бакчадыгы алмагач ник Ак ефәк күлмәк кигән? -Салкыннар тимәсен диеп, Аңа Кыш бабай биргән. -Бу кадәр зур кар тауларын Безнең турга кес өйгән? -Безгә кызык ясар өчен, Төне буе җил өргән. -Кайсыгыз беләсез икән, Айны күккә кем элгән? -Айны беркем дә элмәгән, Үзе сикереп менгән. Бер сорауша җавап тапсам, Мең сорау туа тагын. Көлемсерәп әнкәй тора, Сагынган балачагын.
61
0