Чыпта. Фәридә Шакирова

Чыпта. Фәридә Шакирова

Әдәби марафонның 3 нче көне Әммә урман – урман инде, җилдә шаулаган агачлар арасыннан ниндидер шом күңелгә бәреп керә, тиктомалдан тынычсызланып, хәрәкәтләреңне җиденче тизлеккә саласын. Шул рәвешле ун чакрым юл үтеп, поезд тавышлары ишетелә башлагач, киң сулыш алып, поезд күк ыжгырып, станциягә барып керәсең. Бу юлы да, чабатаны арзанракка тиз сатып, ипи чиратына бастым, кибетнең кечкенә тәрәзәсе каршына өелгән халык арасында кысыла-кысыла, 4-5 тапкыр кереп, бер капчык ипи җыйдым. Димәк өч атналык запас булды дигән сүз! Эш беткәч, максат гамәлгә ашырылгач, рәхәт булып китте. Башыннан сындырып алган кайнар ипине авызда конфет урынына суырып, кайтыр юлга чыктым... Әнә шулай, балалык елларында чабата сатып, җиләк сатып тамак туйдырырга мәҗбүр булган әтисез калган сугыш чоры балаларына җан асрау өчен ниндидер бер яшәү чыганагы табылып торды. 303 нче бит

Тэглар:

75

1