Үткән гомер. Ш.Маннур

Үткән гомер. Ш.Маннур

Үткән гомер күз алдымда ята, Уч төбемдә кебек ап-ачык: Күпме үкенеч анда, күпме хата, Кырыс тормыш, үги алачык, Бәхетсезлек, гарьлек, нахак җәбер, Юк өчен дә читкә сугылу; Сөйдем дисәм – ялган кара кабер, Төнге яшьләр, бизү, суыну... Бары, бары тулып ята монда, Бер генә дә җан тын чагы юк... Ләкин шушы газап тулы юлда Хыянәтнең кара табы юк! Таза һәм ак үткән бу юлым. Якты җаным, керсез бу кулым.

Тэглар:

76

0